- туп
- I. Резина һ. б. ш. сыгылма материаллардан ясалып, каты әйбергә бәргәндә сикерә торган, гадәттә эче куыш шар (элек мал ябагасыннан әвәләп ясалган һәм эче куыш булмаган). II. ТУП – 1. Озын көпшәле артиллерия коралы, пушка 2. сөйл. Артиллерия (2) 3. Артиллерия снаряды, ядрәсе. ТУПКА ТОТУ – Нин. б. бер урынга туплардан атып тору, туп уты астында калдыру. III. ТУП – и. бор. Бер урында җыелып, өелешеп, тупланып тору халәте атлар тупта булу. IV. ТУП – аваз. Берәр нәрсә җиргә төшкәндә яки атлап йөргәндә чыга торган саңгырау тавышны белдерә. ТУП ИТЕП – Көтмәгәндә, искәрмәстән. ТУП ИТҮ – 1. Саңгырау тавыш чыгару 2. Егылу (балалар телендә)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.